Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сигезенче каттан егылып төшкән баланың гомерен саклап калу өчен табиблар 2,5 сәгать көрәшкән

Кичә Түбән Камада булган фаҗига уңаеннан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү алды эше башланган. Аның нәтиҗәләреннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк. Табиблар биеклектән егылып төшкән 2008 елгы малайның гомере өчен бик озак көрәшкән - операция 2,5 сәгать дәвам иткән. Бәхетенә күрә аның гомерен коткарып калганнар. Малайның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Шулай...

Кичә Түбән Камада булган фаҗига уңаеннан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү алды эше башланган. Аның нәтиҗәләреннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк.

Табиблар биеклектән егылып төшкән 2008 елгы малайның гомере өчен бик озак көрәшкән - операция 2,5 сәгать дәвам иткән. Бәхетенә күрә аның гомерен коткарып калганнар. Малайның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Шулай да табиблар нидер ышандырырга ашыкмый.

Ачыкланганча, җиденче аена авырлы әни кеше эшкә китешли улын иртән мәктәпкә илткән. Әмма малай никтер дәрескә кермичә өенә кайтып киткән. Анда аны үги әтисе күреп алган.

Хәзер тикшерү органнары малайның егылып төшү сәбәбен ачыклый.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев