Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек саклау министрлыгы ата-аналар өчен больничныйлар срогын үзгәртте

Балалары еш авыручы ата-ана хәзер елына ике айга хәтле больничныйда була ала. Алар атна саен барып, больничныйларын яңадан рәсмиләштерергә тиеш булмаячак. Сәламәтлек министрлыгында күптән көтелгән боерык имзаланган. Ул балалары җиде яшькәчә ата-ананың хәлен җиңеләйтүне күз алдында тота. Сүз бала амбулаторно (өйдә) дәваланган, яисә хастаханәдә әнисе белән булган очрак турында бара....

Балалары еш авыручы ата-ана хәзер елына ике айга хәтле больничныйда була ала. Алар атна саен барып, больничныйларын яңадан рәсмиләштерергә тиеш булмаячак.
Сәламәтлек министрлыгында күптән көтелгән боерык имзаланган. Ул балалары җиде яшькәчә ата-ананың хәлен җиңеләйтүне күз алдында тота. Сүз бала амбулаторно (өйдә) дәваланган, яисә хастаханәдә әнисе белән булган очрак турында бара. Моңа хәтле больничный озакка баланың хроник авыруы кискенләшкән вакытта гына бирелә иде.
Хәзер больничный ата-ананың берсенә баланы дәвалау срогы буена бирелә, монда нинди авыру белән чирләве исәпкә алынмый. Яңа документ больничныйның гомуми исәбе 60 көннән артмаска тиешлеген төгәлли. Әгәр куркыныч авыру булганда, 90 көн булырга мөмкинлеге турында әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев