Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Смартфоннар ярдәмендә «Мир» картасы белән түләү хезмәте 25 октябрьдән эшли башлый

Россиянең «Мир» түләү системасы смартфон ярдәмендә сатып алынган әйбергә түләү сервисын булдырды.

 Аны 25 октябрьдән эшләтеп җибәрергә ниятлиләр, дип яза «Известия» газетасы.

Сервис гаджетларда формалаштырылган QR-кодлар ярдәмендә эшләячәк. Мондый операцияләр карта хуҗасы аутентификация узганнан соң гына башкарылачак. Яңа төрдәге QR-кодны уку өчен сатып алучы ягында да кайбер нәрсәләрне эшләп бетерергә туры киләчәк.

Сервисны Mir Pay кушымтасында гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шулай ук кодларны формалаштыра торган программаны банк кушымталарына да интеграцияләргә мөмкиннәр.

Экспертлар фикеренчә, банк картасыннан башка түләүнең мондый алымына Apple Pay һәм Google Pay сервислары Россиядән киткәннән соң ихтыяҗ зур булачак.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев