Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

SMS БӘХЕТ ТАРАТАМЫ?

— Соңгы вакытта кесә телефоннарына ватсап аша Коръәннән алынган аятьләр, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре язылган sms-лар килә, аларны тагын 7-10 яки аннан да күбрәк кешегә җибәрергә кушалар. Шулай эшләсәң, имеш, бәхет киләчәк, төргәге белән акча явачак, хыялың тормышка ашачак һ.б. Ә менә sms-ны берәүгә дә җибәрми юкка чыгарасың икән, имеш, сиңа бәхетсезлек яный, начарлык көт. Шундый sms-лар килгәч, ышанасы килмәсә дә, кәеф китә. Фирдәния, Казан.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге баш белгече, Казандагы Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ: 
— Бу sms-лар динебез буенча хорафат, ырымнар дип атала, аларга ышану бездә катгый тыела. Аның гөнаһы сихер белән бер дәрәҗәдә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Дөреслектә, бөтен гыйлемнең ачкычы Аллаһта”, — дип әйтә. Динебездә Аллаһны узып, менә шундый хәл була, дип башкаларны куркыту, фараз кылу юк. Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә кушканнарны, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтләрен үтәп яшәсәң, бәхетле буласың”, — диелә. Әгәр Коръән-Кәрим кушканнар буенча яшәмичә, сөннәтләрне ташласаң, билгеле, бәхетсез буласың, 7 sms җибәреп бәхетле буласың, дигән нәрсә юк. Әйтергә кирәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең шундый хәдисе бар, әгәр күрәзәче яки сихерчегә барып, бер сорау бирсәң дә, 40 көн буе намазың кабул булмаска мөмкин. Андый sms-ларга ышанып гамәл кылу — гөнаһ, динебезнең асылын белмәү билгесе.

https://vk.com/irekmaydani?z=photo-59550939_456240227%2Falbum-59550939_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев