Шөгер мәктәбенең футбол командасы алтын медаль алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбенең футбол командасы алтын медаль алды

Иске Куак мәктәбе базасында мини-футбол буенча район турниры узды.

Турнирда авыл мәктәпләреннән 4 команда катнашты. Уен нәтиҗәсендә Шөгернең В.Чкалов исемендәге мәктәп командасы җиңүче булды, алтын медаль яулады.

Финал уены бик “кызу” булган. Шөгернең футбол командасы Тимәш мәктәбе белән финалда уйнаган. Команда капитаны Александр Чебарев соңгы - җиңү голын керткән. Шулай итеп, уен 3:2 исәбе белән төгәлләнгән. 

Укучыларны, аларны уеннарга әзерләгән укытучыларны да котлыйбыз!

 


Нет комментариев