Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол калган хатынына 100 яшь тулган

Гильмурый Гафиатуллина бүгенге көндә Бөгелмәдә яши. Бу көннәрдә ул 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте, дип яза " Бугульминская газета" сайты. Гильмурый апа Шөгердә туган. 1934 елда Газинур Гафиятуллинга кияүгә чыга. - Без гаилә корып, бергә яши башлагач, яңа йортка күчтек, Газинурның бер алюминий кружкасы һәм шинеле, ә минем...

Гильмурый Гафиатуллина бүгенге көндә Бөгелмәдә яши. Бу көннәрдә ул 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте, дип яза " Бугульминская газета" сайты.
Гильмурый апа Шөгердә туган. 1934 елда Газинур Гафиятуллинга кияүгә чыга.
- Без гаилә корып, бергә яши башлагач, яңа йортка күчтек, Газинурның бер алюминий кружкасы һәм шинеле, ә минем - келәмем һәм кечкенә мендәрем генә бар иде. Келәмне без сәкегә җәйдек, икенче ягын үзебезгә ябындык, - ди ул.
Кызлары Сәмига туа. 1939 елда Газинурны Кызыл Армиягә алалар, ул анда финнарга каршы сугышырга тиеш була. Тик фронтка барып җитми, Вологдада сугыш беткәнен белә. Авылга кайтып, колхозда эшли башлый. Гаиләдә тагын бер бала - Мөдәррис тә туа, бераздан Әнвәр дөньяга килә. Ул вакытта әтиләре кабат сугышка алынган була.
Гильмурый апа бүген дә позитив карашлы, бик аралашучан, бик рәхәтләнеп тормышы турында сөйли.
http://bugulma-tatarstan.ru/news/news/vdove-geroya-sovetskogo-soyuza-gazinura-gafiatullina-ispolnilos-100-let

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев