Әлеге хәл Бөгелмәдә булган - 66 яшьлек әби кеше кырыгалдарлар кармагына эләккән. 1 сентябрьдә аның телефонына билгесез хатын-кыз шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре, дип таныштыра һәм әбигә пенсия акчасын дөрес хисапламауларын җиткерә. "Бирелми калган" 20 мең сум акчаны алу өчен пенсионер шалтыратучыга акча сакланган картасының бар булган мәгълүматын әйтеп бирә....
Әлеге хәл Бөгелмәдә булган - 66 яшьлек әби кеше кырыгалдарлар кармагына эләккән.
1 сентябрьдә аның телефонына билгесез хатын-кыз шалтыратып, үзен Пенсия фонды хезмәткәре, дип таныштыра һәм әбигә пенсия акчасын дөрес хисапламауларын җиткерә. "Бирелми калган" 20 мең сум акчаны алу өчен пенсионер шалтыратучыга акча сакланган картасының бар булган мәгълүматын әйтеп бирә.
Азагы күңелсез төгәлләнә: өстәмә пенсиягә өметләнгән әбинең картасындагы 1 миллион 400 мең сум акчасы юкка чыга.
Нет комментариев