Шәһәрлеләргә – авыл ризыклары: Лениногорскида ярминкәләр дәвам итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрлеләргә – авыл ризыклары: Лениногорскида ярминкәләр дәвам итә

Лениногорскида узган атнаның шимбәсендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бәрәңге белән ит – иң үтемле товарлар иде.

17 октябрьдә булган ярминкәдә 12 тонна төрле продукт сатылган. Лениногорскилылар ит, сөт, яшелчә продукциясен бик теләп алды. Кәбестә, бәрәңгене халык күпләп алды. 

Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр чәчәк, агач үсентеләре алып чыгучыларга рәхмәт әйтеп, шатланып сатып алдылар. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сыер ите 1 тонна ярымнан артык сатылган, бәрән ите 100 килограммнан артык, кош итләре (каз, тавык, үрдәк) – 2,5 тонна, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр -5 тоннага якын, балык продукциясе 150кг-га якын сатылган.

Бу атнаның шимбәсендә – 24 октябрьдә шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. 

 

  

 


Нет комментариев