Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Су коенганда 9 яшьлек бала батып үлгән

Фаҗига 14 июльдә Тукай районы Калинино авылында булган. Авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып хәбәр иткән. - Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган. Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм,...

Фаҗига 14 июльдә Тукай районы Калинино авылында булган. Авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән.
Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып хәбәр иткән.

- Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган. Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм, каушап, чәбәләнә башлаган. Башка балалар өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга йөгергән. Тиз арада килеп җиткән ир-атлар малайны эзләгән, ләкин буаның суын җибәргәч кенә аны таба алганнар. Әмма инде соң булган, - дип сөйләгән агентлыкка Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы мәгълүмат үзәге хезмәткәре.

Быел Татарстанда су коены сезоны башланганнан -1 июньнән соң 16 яшькә җитмәгән 7 бала батып үлгән.


Рәмис Латыйпов
Чыганак:tatar-infor

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев