Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таныш булыгыз: татарча яңалыклар сайты

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус версиясе өстәмә доменында эшләп килгән һәм аның дубляжы булып торган татар телендәге версиясе tatar-inform.tatar адресы буенча урнашты. Хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы хакында...

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында беренче яңалыклар сайты эшли башлады.

Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус версиясе өстәмә доменында эшләп килгән һәм аның дубляжы булып торган татар телендәге версиясе tatar-inform.tatar адресы буенча урнашты.

Хәзерге вакытта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы хакында 60 тан артык яңалык тәкъдим итә. Редакциянең төп бурычы - аудиторияне Татарстан һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар һәм күренешләр белән таныштыру, укучыларны көндәлек хәбәрләрдән киң мәгълүматлы итү.

tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Шулай ук аның Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK социаль челтәрләрендә төркемнәре бар. Киләчәктә «Татар-информ» яңалыкларына Telegram, WhatsApp мессенджерларында язылып булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясе 2016 елның июнендә яңадан эшли башлады. Соңгы өч айда редакция тарафыннан куелган эксклюзив яңалыклар 30 процентка артты. Редакция шулай ук видеоконтент - интервьюлар, репортажлар, сюжетлар белән дә эшли. Мультимедиа проектлары бүлеге булдыру планлаштырыла. Июньнән августка кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге сайтына керүчеләр саны 6 тапкырга артты. Хәзерге вакытта ул тиңдәш электрон массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында иң күп укучылар керә торган ресурс.

Сайтта тәкъдим ителгән рубрикалар - «Татар дөньясы», «Мәдәният», «Рәсми хәбәрләр», «Авыл», «Икътисад», «Хәвеф-хәтәр», «Фән һәм мәгариф», «Спорт», «Дин». «Аналитика, күзәтү» бүлегендә аналитик язмалар, «Әңгәмә» рубрикасында төрле темаларга интервьюлар, «Татар матбугаты» бүлегендә татар телендәге массакүләм-мәгълүмат чараларының актуаль язмалары тәкъдим ителә. Татар телендә татар җәмәгатьчелеген борчыган темаларга матбугат конференцияләре әзерләү һәм үткәрү редакция эшчәнлегендә аерым бер юнәлеш булып тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә эшли башлады, ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче төбәк мәгълүмат агентлыгы булып тора.

.tatar домены Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 2013 елда Бөтендөнья Интернет челтәрендә республиканы тәкъдир итү өчен ТРның мөмкинлекләрен киңәйтү максатында теркәлә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яңа домендагы татар редакциясе аны тагын да популярлаштыруга булышлык итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X