Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан 2022 ел ахырына барлык дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерергә җыена

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы агымдагы ел азагына кадәр барлык төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерергә җыена.

Республикада барлыгы 378 төбәк һәм муниципаль хезмәт бар, һәм үз планнарын гамәлгә ашыру өчен белгечләргә бу елда 253 хезмәтне электрон рәвешкә күчерергә кирәк.

«2021 елда без өстенлекле төбәк һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен бер елга алданрак үтәдек. Бүген бөтен республика территориясендә 125 хезмәтне электрон рәвештә алырга мөмкин», — диде ведомство министры Айрат Хәйруллин.

Хәйруллин сүзләренчә, хезмәтне читтән торып алу мөмкинлеге булдыру гына түгел, ә аны күрсәтү тизлеге дә мөһим.

«Без электрон хезмәтләр күрсәтүнең өч стандартын беркетергә тәкъдим итәбез: „алтын“, ул 1 эш көне дәвамында, „көмеш“ — 3 көн дәвамында һәм 10 эш көне эчендә хезмәт күрсәтүне күздә тоткан „бронза“ стандарт. Татарстан дәүләт хезмәтләре тиз, уңайлы һәм ышанычлы. Менә нәрсәгә омтылачакбыз», — дип йомгаклады министр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев