Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Т.Водопьянова өендә тентү бара

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова өенә Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тентү белән килгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2015 елда Водопьянова "Бәкер" шифаханәсе баш табибына учреждение исеменнән тормышын иминиятләштерү...

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова өенә Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тентү белән килгән. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2015 елда Водопьянова "Бәкер" шифаханәсе баш табибына учреждение исеменнән тормышын иминиятләштерү турында килешү төзергә күрсәтмә биргән. Оперативниклар белдергәнчә, Водопьянова күрсәтмәне үтәмәгән очракта, баш табибны эштән азат итү белән янаган.
Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре килешүнең ярты миллионга төзелгән булуын ачыклаган. Килешү нигезендә Водопьянова өчен иминият взносларын шифаханә түләгән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бер ел узгач, Водопьянова килешү вакыты төгәлләнгәнгә кадәр яшәгәч, иминият компаниясе тарафыннан, иминият очрагы итеп, 430 меңнән артык күләмдә иминият премиясе түләнгән.
Әлеге схеманы беренче тапкыр гына кулланмаулары ачыкланган.
Хәзерге вакытта оператив хезмәткәрләр тентү үткәрә. Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/21/160357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев