Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балалар тормыш өчен куркыныч уен белән мавыга башлаганнар

Чаллы яшүсмерләре тормыш өчен куркыныч уен белән мавыга башлаганнар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Сүз зур тизлектә баручы машиналар алдында сикерү турында бара. Машина якынрак булган саен яхшырак. Әлге мода бер егетнең метро станциясенә керә торган поезд алдында сикерүеннән соң барлыкка килгән. Бу егет үзенең әлеге "батырлыгын" видеога төшереп интернетка...

Чаллы яшүсмерләре тормыш өчен куркыныч уен белән мавыга башлаганнар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Сүз зур тизлектә баручы машиналар алдында сикерү турында бара. Машина якынрак булган саен яхшырак. Әлге мода бер егетнең метро станциясенә керә торган поезд алдында сикерүеннән соң барлыкка килгән.

Бу егет үзенең әлеге "батырлыгын" видеога төшереп интернетка куйган. Егет уңышлы сикергән, бәхетенә үзенә зыян килмәгән. Ә видеоны караучылар бихисап күп булган. Бу исә экстрим һәм ахмаклык яратучыларга үрнәк булган.

Кызганыч, Чаллыда да әлеге мода гамәлгә керә башлаган. Яшүсмерләр "Йөгер яисә үл" дигән дигән уен уйный башлаганнар. Алар теге егеттән үрнәк алып, зур тизлектә бара торган машина алдында сикерәләр ди.

Чаллы юл хәрәкәте автоинспекциясенең пропаганда бүлеге башлыгы Лилия Пожарская бу турыда түбәндәгеләрне сөйләде:

"Йөгер яисә үл" тормышны куркыныч астына куюны пропагандалый. Балалар хәрәкәттәге машина алдына йөгереп чыгарга мөмкиннәр. Шуңа күрә әти-әниләр балаларның интернеттан нинди мәгълүматлар алуларына игътибарлы булсыннар иде. Балалар нинди сайтлар, нинди төркемнәр белән мавыгалар, компьютерларга яшүсмерләрне зарарлы мәгълүматлардан саклый торган фильтрлар куярга мөмкин. Алар белән эчкерсез, ихлас әңгәмәләр алып бару, мондый тәртипнең зарары турында күбрәк сөйләү мөһим.

Машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булу зарур. Мондый куркыныч уенның безнең шәһәрдә, без яши торган территориядә булырга мөмкинлеген истән чыгармаска кирәк. Юл чатларында, җәяүлеләр юлында балаларны күрсәгез, сак булыгыз. Аеруча ишек аллары саклык таләп итә. Чаллыда да моңа ошаш хәлләр булды. Бүгенге көндә яшүсмерләргә куркыныч уеннар тәкъдим итүче ресурслар турында Роспотребнадзорга хәбәр итәргә мөмкин.

Гомумән, юллар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. 2016 елда Чаллыда 690 юл-тарнспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 9 кеше үлгән, 848е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, 126 авария 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган. 133 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елда юл кагыйдәләрен бозган 574 машина йөрүче тоткарланган. 1918 кешенең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган, диелә хәбәрдә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев