Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда берничә торак пункт су баскан килеш кала

Татарстанда берничә торак пункт һаман су эчендә утыра, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Апас районында Чирү авылына илтә торган юлны су баскан.

Буа районында ике күпер су астында калган. Кыят торак пункты янында ташу суының биеклеге 210 сантиметр, Кильдураз авылы тирәсендә 275 сантиметр тәшкил итә. Ике күпердә дә хәрәкәт ябылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Борындык авылында 5 кеше коткарылган дип хәбәр иткән иде. Өч торак йортны һәм 27 бакча яны кишәрлеген су баскан. 

http://matbugat.ru/news/?id=22141

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев