Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бүген боз яуган (фотолар)

12 май көнне синоптиклар көчле җил, давыл турында кисәткәннәр иде. Чынлап та Казанда, республиканың кайбер районнарында яңгыр, җил дулап алды. Башкалада кайбер урамнарда яшен аркасында утлар сүнде. Светофорлар эшләмичә, юлларда бөкеләр хасил булды. Казаннан 100 километр тирәсе ераклыкта, Кайбыч районында хәтта боз яуган. Шөкер, боз артык зур булмаган, зыян күрүчеләр...

12 май көнне синоптиклар көчле җил, давыл турында кисәткәннәр иде. Чынлап та Казанда, республиканың кайбер районнарында яңгыр, җил дулап алды. Башкалада кайбер урамнарда яшен аркасында утлар сүнде. Светофорлар эшләмичә, юлларда бөкеләр хасил булды.

Казаннан 100 километр тирәсе ераклыкта, Кайбыч районында хәтта боз яуган. Шөкер, боз артык зур булмаган, зыян күрүчеләр юк.
Татарстанның Гадәттән Тыш хәлләр министрлыгы юлларда сак булырга куша. Давыл 13 майга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл вакытында җил тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев