Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда фаҗига: әниле-уллы тереләй янып үлгән, берсе тәрәзәдән чыгып котылган

17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга. 18 сәгать 39 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, йортный верандасы тиз янучан төзелеш материалы белән тышланган, шуңа күрә янгын тиз таралган һәм көчле ис таралган. Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше...

17 февраль көнне Каратун станциясендә торак йортта янгын чыга. 18 сәгать 39 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, йортный верандасы тиз янучан төзелеш материалы белән тышланган, шуңа күрә янгын тиз таралган һәм көчле ис таралган.

Янгынны сүндерү вакытында йорт эчендә ике кеше калуы ачыклана. Дөрләп янган ут йөгәнләнә. Ләкин кешеләрнең гомерен саклап калып булмый. Өлкән яшьтәге авыр хәрәкәтләнүче хатын-кыз диванда утырган халәттә, 43 яшьлек ир-ат кухня идәнендә табыла. 1967 елгы хатын-кыз тәрәзәдән чыгып котыла, дип яза apastovo.ru.
Йортның верандасы электр җиһазы белән җылытылган. Ялкын телләре дә шуннан чыккан, электр җылыткычын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Ут-күздән сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар. Югалтулар бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев