Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ике ай элек үтерелгән хатын-кыз мәете табылган

Нефтьүткәргечне карап йөрүче эшче 30 март көнне иртән кар өстендә яткан мәеткә тап була. Мәетнең башын җәймә белән ураганнар һәм өстеннән ике пакет кидергәннәр. Ул Азнакай-Ютазы юлының 40 нчы чакрымында Ютазының Дым-Тамак авылыннан 200 метрлап читтә табыла. Хатын-кызга 35-45 яшьләр чамасы. Ул көч кулланып үтерелгән. Фараз буенча, кар өстендә 2...

Нефтьүткәргечне карап йөрүче эшче 30 март көнне иртән кар өстендә яткан мәеткә тап була.
Мәетнең башын җәймә белән ураганнар һәм өстеннән ике пакет кидергәннәр. Ул Азнакай-Ютазы юлының 40 нчы чакрымында Ютазының Дым-Тамак авылыннан 200 метрлап читтә табыла. Хатын-кызга 35-45 яшьләр чамасы. Ул көч кулланып үтерелгән. Фараз буенча, кар өстендә 2 айлап яткан булырга мөмкин. Хәзерге вакытта аның шәхесе ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X