Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булу ихтималы турында хәбәр ителә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 21 июльдә көндез һәм 22 июльдә төнлә республика территориясендә секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәючән җил белән көчле яшенле яңгыр фаразлый. Кайбер районнарда боз булуы ихтимал, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Россия...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 21 июльдә көндез һәм 22 июльдә төнлә республика территориясендә секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәючән җил белән көчле яшенле яңгыр фаразлый. Кайбер районнарда боз булуы ихтимал, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе киңәшләре:

Һава шартлары начарланган очракта урамда булсагыз электр үткәргечләре линияләре, агачлар, реклама такталарыннан һәм витриналардан, шулай ук өй кәрнизләреннән ераграк булыгыз, начар торучы түбәләр, агач ботаклары астына яшеренмәгез. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен йорт, бина подъездларына кереп торырга тырышыгыз.

Табигатьтә була калсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмау чаралары күрегез.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев