Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул.

Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

18 яшькә кадәр авырган 12 кеше исәпләнә, 18-30 — 8, 30-50 — 23, 50-60 — 13, 60-70 — 7 кеше, 70-80 — 1 кеше, 80-90 яшь аралыгында 4 кеше.

75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Чүпрәледә — 1, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев