Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда короновируска каршы массакүләм прививка ясау темпы февраль аена тизләнергә тиеш

Февраль аенда Татарстан алдан әйтелгәннән артыграк вакцина дозасы алырга мөмкин.

 

Путин йөкләмәсеннән соң Татарстанда массакүләм вакцинация ясау процессы тизләнәчәк. Февраль аенда республика 190 мең вакцина дозасы алырга тиеш иде, тик хәзер дозалар саны артыграк булырга мөмкин. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Галимова сүзләренчә, Татарстан инде массакүләм вакцинация ясауга керешкән. Республикага 190 мең доза кайтырга тиеш иде, тик РФ Президенты куйган максатлардан соң, бу процесс тизләнәчәк һәм республикага кайтырга тиешле вакцина дозасы да артачак.

Вакцинация — һәр татарстанлы өчен ирекле эш. Хөкүмәтнең төп максаты — халыкка дөрес мәгълүмат бирүдә, дип ассызыклады җитәкче. «ТР Президенты республиканың һәр кешесенә вакцинация мөмкинлекләрен аңлатырга дигән бурыч куйды», — диде Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X