Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда күршеләре яна торган йорттан ир-атны коткарган

Балтач районында күршеләре яна торган йорттан 48 яшьлек ир-атны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта кичә кич чыккан. Урынга 10нчы янгын-коткару часте, Рәхимов исменедәге ирекле янгын сүндерү отряды, шулай ук тормыш иминлеген...

Балтач районында күршеләре яна торган йорттан 48 яшьлек ир-атны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта кичә кич чыккан. Урынга 10нчы янгын-коткару часте, Рәхимов исменедәге ирекле янгын сүндерү отряды, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре килгән.
Ут 40 квадрат метрлы йортны, мунчаны ялмап алган, башка корылмаларга күчү куркынычы зур булган. Янгын сүндерүчеләр 30 минут эчендә утны сүндергән. Хуҗа зыян күрмәгән, аны күршеләре алып чыккан булган.
Янгынның беренчел сәбәпләре - электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев