Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда министрлык һәм ведомстволар кайнар элемтә ачты

Коронавирус аркасында килеп туган санэпидемиологик вазгыять шартларында Татарстанда республика халкына ярдәм күрсәтү өчен төрле ведомстволар оештырган кайнар элемтә телефоннары эшли.

 

23 мартта бизнес-омбудсменның кайнар элемтә телефоны эшли башлады: (843) 203-29-08. Белгечләр эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, бизнес алып баруга кагылышлы сорауларга җавап бирә.

Эшкуарларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сораулар буенча гражданнар ТР Икътисад министрлыгы (843-52) 4-90-90) һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды (843-52) 4-90-90) тарафыннан оештырылган кайнар элемтә телефоннарына мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Гарантия фонды вәкилләре бизнеска гарантияләр һәм җаваплылыкны үз өстеңә алу рәвешендәге дәүләт ярдәме чаралары тәкъдим итү, шулай ук ташламалы кредит бирү белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Телефоны: (84-32) 93-16-94.

Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшенә бәйле сораулар буенча татарстанлылар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: (84-32) 21-76-23.

Шулай ук эшкуарларның контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» кайнар элемтәсе эшли. Телефоны: 8 (800-22) 2-37-22 (Россия буенча шалтырату бушлай).

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре исә көтелмәгән хәлләр белән бәйле сораулар буенча консультация үткәрәчәк: Телефоннары: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев