Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда салкында өшегән балаларның анасын тикшерү изоляторына озаттылар

22 яшьлек хатын-кыз 13 мартка кадәр сак астында булачак.

 

Татарстанда бер яшьлек улын төнлә салкында калдырган ананы тикшерү изоляторына озаттылар. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Бу хатынның 4 яшьлек кызы һәм бер яшьлек улы салкында калып өшегән. Тикшерүче 22 яшьлек хатынны сак астына алырга сорап мөрәҗәгать итте. Алексеевск район суды чик кую чарасын сайлау турында гаризаны карады. Утырышта катнашкан район прокуроры Павел Абрамов гаризаны хуплады.

Яшь ана суд залында күз яшьләре белән балаларын үтермәвен һәм үтерергә теләмәвен әйтте, шулай ук үз гаебен таныды. Суд дәүләт гаепләүчесенең таләбен канәгатьләндерде һәм хатын-кызны 13 мартка кадәр тикшерү изоляторына озатты.

«Татар-информ» агентлыгы  Кыркүл авылында ике сабыйның салкында өшүе хакында хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, 22 яшьлек хатын-кыз абзарда алар белән бергә йоклап киткән. Төнлә ул 4 яшьлек кызы белән өйгә кергән, бер яшьлек малаен исә салкын бинада калдырган.

Малайны иртән әбисе табып алган. Бик авыр хәлдәге сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның апасы да хастаханәдә.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Хәзер хатын-кызны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәләне карыйлар.

Чыганак: «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X