Реклама
Пандемия башланганнан бирле 15 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 218 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1936, 1939, 1955 һәм 1957 елгы дүрт хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз