Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда янгында бер баланың гомере өзелгән

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган. Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән. Тикшерү комитетының...

Татарстанның Сарман районында янгында 5 яшьлек бала һәлак булган. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Кичә, 21 декабрьдә көндез Сарман районындагы Саклау Баш авылындагы йортларның берсендә янгын чыккан. Сүндергәндә анда 5 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу йортта 2яшьтән 14 яшькә кадәрге 4 балалары булган 6 кешелек гаилә яшәгән.

Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, өйдә янгын электр үткәргечләреннән чыккан. Әти-әниләре янгыннан өч балаларын гына коткарып кала алган.

Тикшерү нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, җинаять эше кузгату буенча карар кабул ителә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев