Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга салкыннар килә

13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. 11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз...

13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанга өч көнлек суыклар якынлаша, алар Иске Яңа ел бәйрәменә туры килә. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

11 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар, төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә. Төнлә минималь температура 7дән 12 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 5 - 10 градус салкын фаразлана.

12 гыйнварда сизелерлек суытачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы 12 - 17 градус салкын булачак, көн дәвамында -16..-21 градуска кадәр төшәчәк.

13 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24 градуска, аерым районнарда -29 градуска кадәр төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы -17..-22 градус фаразлана.

"14 гыйнварда Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Температураның түбәнәюе көчле антициклон белән бәйле. Ул Россиягә Скандинавия ярымутравыннан килә", дип билгеләп үтте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев