ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның күренекле нефтьчеләрен «Ак Барс Арена» медиафасадында күрсәтәләр

Бүген, 6 сентябрьдә, Нефтьчеләр көне билгеләп үтелгәндә, Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында Татарстанның Электрон мактау тактасы лауреатларын – нефть-газ эшкәртү тармагы хезмәткәрләрен күрсәтәләр.

Бу көнне Россиянең төп нефть төбәкләренең берсе булган Татарстанда бораулаучыларны, геологларны, инженерларны һәм тормышларын нефть-газ тармагы белән бәйләүчеләрне хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында бу кешеләрнең хезмәте республиканың энергетика, сәнәгать, фәнни потенциалын ныгыту һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен ышанычлы нигез булды һәм булып кала, дип билгеләп үтте.

Татарстанның электрон мактау тактасын быелның 1 маендагы Указы белән ТР Рәисе гамәлгә куйды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.

Платформада 15 меңнән артык хезмәткәр урнаштырылган, алар 4,9 меңнән артык предприятие һәм оешмадан. Шуларның 3,7 меңе-Татарстанның сәнәгать тармагы белгечләре. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин. "Бу бик дөрес. Хезмәт кешесе ул абруйлы булырга тиеш", - дип ассызыклады соңрак республика җитәкчесе.

Татар-информ


Нет комментариев