1 сентябрьдән икенче яки аннан соңгы баласы туган яки уллыкка алган гаиләләр 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.
«Бу чара торак сатып алуга түгел, ә фатирны инде сатып алганнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туганда, ата-ананың берсе, кагыйдә буларак, декретка китә, һәм аның керемнәре кими. Бу чорда ипотека түләү шактый авырлаша, ә гаилә чыгымнары, киресенчә, арта. Шуңа күрә 18 айга кадәр ипотека каникуллары гаиләләргә вакытлыча тын алырга мөмкинлек бирә - бу вакыт эчендә ата-аналар декреттан чыгып керемнәрен кире кайтара алачак», – дип белдерде Татарстан Республикасы Риэлторлар гильдиясе рәисе Андрей Савельев.
Ипотека каникулларына хокук икенче яки аннан соңгы бала туганда яки уллыкка алганда биреләчәк. Бу чарадан торакка ипотека кредитын түли торган заемщиклар файдалана алачак.
Каникул чорына заемщик түләүләрне туктатып тора яки аларның күләмен киметә алачак. Ташламалы чор тәмамланганнан соң кредит элеккеге шартларда гамәлдә булачак, ә аны түләү вакыты бирелгән каникулларны исәпкә алып артачак.
«Бу бик яхшы чара, мин аны хуплыйм», – дип өстәде Савельев.
Нет комментариев