Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясе старт алды

5 - 11 сентябрьдә республикада «Игелеклелек атнасы» старт ала. Җиде көн буена ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итүче төрле чаралар узачак. Әлеге акциягә күп кенә танылган татарстанлылар кушылды инде. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram һәм «ВКонтакте»дагы битләрендә әлеге акцияне хуплавын белдерде һәм «#ДобрыеНовостиТатарстан»га старт бирде. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте акциясенең максаты...

5 - 11 сентябрьдә республикада «Игелеклелек атнасы» старт ала. Җиде көн буена ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итүче төрле чаралар узачак. Әлеге акциягә күп кенә танылган татарстанлылар кушылды инде.


«ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Instagram һәм «ВКонтакте»дагы битләрендә әлеге акцияне хуплавын белдерде һәм «#ДобрыеНовостиТатарстан»га старт бирде. «ТАТМЕДИА» җәмгыяте акциясенең максаты - битараф булмаганнар игелек эшләргә этәреп, шуның белән ярдәмгә мохтаҗларны бәхетле итүче кешеләр турында бөтен республикага сөйләү.

«#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясендә үзенең игелекле гамәле, яисә якыннары һәм дусларының мохтаҗларга ярдәм итүе хакында сөйләргә теләге булган һәркем катнаша ала.

Яхшы хәбәр белән уртаклашу бик җайлы, моның өчен игелекле эш турындагы тулы хәбәрне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «ВКонтакте» (vk.com/tatarinform) социаль челтәренә җибәреп, «Предложить новость» төймәсенә басу кирәк. «Татар-информ» журналистлары яңалыкны республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгының төп битендә бастырачак.

Игелек эшләргә ашыгыгыз һәм аны безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга җиткерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев