Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада чүплеккә ташланган сабыйга яңа әти-әни табылган

Түбән Кама шәһәрендә әнисе чүп савытына ташлап киткән яңа туган сабыйны тәрбиягә алырга теләк белдергәннәр.

Әлегә кызчык хастаханәдә дәвалана. Балага  Виктория дип исем биргәннәр. Бу хакта НТР24 хәбәр итә.  Ике атнадан соң Виктория хастәханәдән чыгачак һәм үзенең яңа гаиләсе белән танышачак. Сабыйны үзләренә сыендырачак  гаиләнең үз балалары булуы да мәгълүм.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җан өшеткеч хәл Түбән Камада 27 октябрьдә булган иде. Төнлә Евгений Ходырев дигән кеше Сөембикә урамындагы чүп савытында яңа туган сабыйга тап була. Бала бик нык туңса да, исән кала. Соңыннан аның әнисенең кем булуы да ачыклана. Бу сабыйдан кала 39 яшьлек хатынның тагын ике баласы бар, ә кечкенәсен ул өендә генә тапканлыгы билгеле була.

http://tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев