Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әтәч елын ничек каршы алырга? Нинди төсләргә өстенлек бирергә?

Яңа ел төненә 9 көн калып бара. Күпләр инде нәрсә әзерләргә, нәрсә кияргә дигән сорауларга җавап эзли башлагандыр. Сезгә ярдәмгә килсен өчен, без барлык сорауларга да җавап әзерләдек. Нинди ризыклар әзерләргә? Киләсе ел Әтәч елы булганлыктан, өстәлдә кош ите, аеруча тавык ите, булмавы хәерле. Сарык ите, бозау итеннән ризык әзерләргә...

Яңа ел төненә 9 көн калып бара. Күпләр инде нәрсә әзерләргә, нәрсә кияргә дигән сорауларга җавап эзли башлагандыр. Сезгә ярдәмгә килсен өчен, без барлык сорауларга да җавап әзерләдек.


Нинди ризыклар әзерләргә?

Киләсе ел Әтәч елы булганлыктан, өстәлдә кош ите, аеруча тавык ите, булмавы хәерле. Сарык ите, бозау итеннән ризык әзерләргә була. Шулай ук киек кошлар ите - кыр үрдәкләре, кыр казлары, бытбылдык һ.б.ш. ите кую да киңәш ителми. Ризыкларны бизәгәндә йомыркалар кулланудан да тыелып торырга кирәк икән.

Киемдә нинди төсләргә өстенлек бирергә?

Әтәч елын каршы алу өчен иң кулай төсләр гаммасы - алтынсу-кызыл. Хатын-кызларга декольте һәм үтәкүренмәле тукымалардан сакланырга киңәш ителә. Алар нәзәкатле Әтәчне өркетергә мөмкин ди. Хатын-кызның Яңа ел образы кызыл, сары, алтынсу төстәге коктейль күлмәктән һәм биек үкчәле туфлидән торса яхшы булачак. Алтын яисә алтынга тартым итеп эшләнгән бизәнү эшләнмәләре куллану киңәш ителә.

Ир-атларга рәсми котсюм-чалбар киюдән баш тартырга кирәк. Аның образы гадәти дә, шул ук вакытта купшы да күренсә яхшы. Өй киеменнән яңа ел каршылауны Әтәч ошатмый ди.

Дуслар, ни булса да, Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алыгыз! Якыннарыгызны, дусларыгызны бүләкләрдән тыш, наз-ярату, игътибар белән сөендерегез!

http://baltasi.ru/news/bezdan-knaish-sezdan-unysh/1444.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев