Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Телевизор өчен цифрлы приставканы кайдан сатып алып була?

Быел 3 июньдә Татарстанда цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү булачак.

Татарстанндагы почта элемтәсенең авыл бүлекләрендә сатуга цифрлы приставкалар чыгарылды. Еракта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр, район үзәгенә бармыйча, якындагы почтада цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге булдырылды. Бу хакта Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телевизион приставкалар республиканың 500 авыл һәм 150 шәһәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә сатуда бар. Бәясе 1 мең сумнан да артык түгел. Кайсы почта бүлекләрендә цифрлы приставка сатылганын (843) 221-18-46 телефоны аша ачыклап була. Товар булмаган очракта, каталог буенча шулай ук теләсә кайсы почта бүлегендә заказ бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 3 июнендә Татарстанда цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү булачак. Аның кысаларында аналоглы эфир телетапшыруы өзеләчәк. «Цифрлыга» күчү белән илнең һәм республиканың барлык халкына югары сыйфатта, бушлай цифрлы 20 телеканал тәкъдим ителәчәк.

Телевизион цифрлы приставка цифрлы стандартны кабул итми торган телевизорлар өчен кирәк. Андый очракта экранда федераль телеканал логотибы янында «А» хәрефе урнашкан була. Әгәр телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартын кабул итсә, каналларны цифрлы форматта карау өчен аны дециметрлы яки теләсә-кайсы дулкындагы антеннага җайлаштырырга кирәк.

Цифрлы стандарт ярдәмендә приставканы почта бүлекчәләреннән тыш, теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182589/

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X