Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Томат согында сарымсаклы ташкабак

Кирәк була: ташкабак (кабачки)- 2,5 кг томат согы - 500 мл шикәр - 1 стакан сыек май - 200 мл аш серкәсе 7% - 100 мл сарымсак - 1 баш тоз - 1 чәй кашыгы төелмәгән борыч - 15-20 шт Әзерлибез: 1.Яшь ташкабакларны юып шакмаклап яки өлешләп, 1,5 см тирәсе...

Кирәк була:
ташкабак (кабачки)- 2,5 кг
томат согы - 500 мл
шикәр - 1 стакан
сыек май - 200 мл
аш серкәсе 7% - 100 мл
сарымсак - 1 баш
тоз - 1 чәй кашыгы
төелмәгән борыч - 15-20 шт
Әзерлибез:
1.Яшь ташкабакларны юып шакмаклап яки өлешләп, 1,5 см тирәсе калынлыкта турыйбыз һәм тирән кәстрүлгә салабыз.
2.Сарымсакны чистартып, сыткыч аркылы үткәрәбез.
3.Соус ясыйбыз. Моның өчен калын төпле тирән әлүмен яки эмаль кәстрүл кирәк. Томат соусын шунда салып уртача утка куябыз. Кайнап чыгуга 250 гр шикәр, сыек май, аш серкәсе, борыч һәм тоз өстибез. Шикәре эреп беткәнче болгатабыз. Туралган ташкабакларны да шунда салып, вакыт-вакыт болгатып, 30 минут пешерәбез. Әкренләп таштабаклар кечерәя һәм сок белән томалана. Бик акрын утта пешереп бетерәбез.
4. Ташкабакларны тишекле чүмеч ярдәмендә банкаларга тыгызлап тутырабыз. Аннан соң сокны банкадагы ташкабаклар күмелерлек итеп өстәп чыгабыз. Стерильләштерелгән капкачлар белән борып ябабыз, капкачлы ягы белән бастырып куеп, калын одеял белән томалап куябыз. Суынганчы шулай тотып, аннары салкынча урынга урнаштырабыз.
Тәмле булсын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев