Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тормыштан - Балаларына рәнҗемәскә тырышты ул

Киң һәм якты залдагы өстәлдә ризыклар сыгылып торды. Хуҗабикә кунакларга табынны мулдан көйләде. Акчасын да, вакытын да кызганмады. Ризыкларның да ниндиләре юк: ул салатлар гына ничә төрле, ул яшелчәләр, ул йөзем-җимешләр. Автор - Зилә Мөдәррисова.

-    Йә, Раббым, мөселман кардәшебез Нурия Барый кызының караңгы гүрләрен якты, каберен киң кыл, җаннарын шат, нурлы иманнарын юлдаш ит. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын үзең ярлыка, үзең гафулардан кыл, иләһым, - дип Зәмзәмия абыйстай мәрхүмә рухына дога кылды.  
Бүлмәдә илаһи тынычлык хөкем итә. Ак  яулыклы апа-әбиләр әкрен генә Коръән сүрәләре укый. Фәния түрдә  утырган әнисенең дус-ахирәтләре, яшьтәшләренә карап, авыр сулап алды. 
-    И, әнием бәгырем, син исән булсаңмы? Кадерлем минем, сине терелтә алсаммы? Кичер мине, кичер мине, - дип чын күңелленнән Аллаһы Тәгәләгә ялварды.
Шулвакыт ишектә ул әнисен күргән кебек булды. Аның елмаюлы йөзе мизгел эчендә юкка чыкты.
-    Зәмзәмия апа, мин аны күрдем, ул кайткан бит, - дип кычкырып елап җибәрде Фәния.
-    Тынычлан, балам! Димәк, ул разый! Син барысын да дөрес эшләдең, - дип хатынның аркасыннан сыпырды.
Фәния   әнисе исән чагында тиешенчә  кадер-хөрмәт күрсәтмәде шул. Терсәк якын да, тик тешләп кенә булмый, хәзер үкенүдән ни файда?  Үлгәннәрне терелтеп булмый. Фәния газиз кешесенә карата бик ямьсез, рәхимсез булды, артыгын кыланып ташлады. Ул әнисе әйткәннең гел киресен эшләде: ярамаган эшләр кылды,  хәрам ризык ашады.
Гомер буе үзен медицинага багышлаган, күпме сабыйларга туарга ярдәм иткән Нурия ханымның гомер көзенең соңгы көннәре караңгы һәм болытлы булды. Олыгайган көнендә, иң авыр минутларында  бер баласыннан да җылы сүз ишетмәде, кадер-хөрмәт күрмәде. Ике ул һәм кыз үстергән ана балалары тарафыннан нык кыерсытылды. Әйтерсең, алар аңа сынау өчен бирелгән. 
Бала югалту ачысы да башыннан узды. Тормыш ямен дә татырга  өлгермәгән, егермедән узган бөркеттәй Нәсиме атылды. Көпә-көндез фатирда дусты белән бергә   атылулары башка сыймаслык хәл булды. Шулай үз теләкләре белән якты дөньядан китүләрен беркем аңлый һәм аңлата алмады. Бу серне алар үзләре белән мәңгелек йортка алып китте. Бу хәсрәт авыр һәм төзәлмәс  яра булып Нуриянең йөрәгенә кадалды. Икенче улы Радмир  да  шатлыкка караганда, борчуларны күбрәк “яудырды”. Эчәргә яраткан иргә әнидән дә кадерлерәк шайтан суы бар иде. Киленнән дә уңмады Нурия. Улы белән бергә тәгәрәшеп эчкән хатынны күпме генә яхшылыкка, аек тормышка  үгетләсә дә,  күндерә алмады. Радмир әнисен санламады, аны кыерсытам, дип бер уйламады. Ә  берсендә, Нуриягә   су кранын  алыштырырга  килгәч тә, хатыны белән өйдә  кара тавыш чыгардылар. Юкса, Рамазан аенда эчеп йөргән  улын һәм киленен “әниләрчә”ачуланып алган иде.  Алар, ананы гаепләп, эшләрен ярты җирдә  ташлап  бу фатирга  башка аяк басмадылар. Нурия  вафат булгач, хәттә  җирләргә дә килмәделәр.
Өченчегә кыз тапкач, ничек шатланган иде ул! Янәсе, сердәшчесе дә, караучысы да булачак. Тик Фәния генә ананың өметләрен акламады. 
Пенсиягә кадәр хатын-кызлар табибы булып эшләгән хөрмәтле гинеколог  Нуриянең  газаплары шулар гына булса икән. Өстәвенә, яман чир дә таптылар үзендә. Хастаханә юлларын таптаулар да җиңел бирелмәде: тикшеренүләр, ай саен Казанга химия курсларын үтәргә барулары. Вафатына дүрт ай кала бик бетереште ул. Үзе генә йөри алмаган чакларында газиз балалары түгел, чит-ятлар ярдәм  кулларын сузды. Рәхимле бәндәләр һәрвакыт янында булды, ташламады анысы. Иң аянычы һәм әрнеткәне,  матди кыенлыклар кичергәндә, ачлы-туклы яшәгән анага байлыкта йөзгән  кызы әйләнеп тә  карамады. Машинасы була торып, аны сораган җиренә йөртмәде, ашыйсы килгән  ризыкларны   алып ашатмады. Фәниянең ул чакта акылы томаланган, үзенеке көчлерәк иде шул: дус-ишләре белән ярыша-ярыша зур йорт торгызды, дөнья малын куды. Ә ул вакытта әнисе Нурия үлем белән көрәште. Чирдән дә бигрәк, аның җанын мәрхәмәтсез, тәүфыйксыз  балалары ашады. Газап утларында янган ана аларга рәнҗемәскә тырышты.Үләр алдыннан иң якын дусты, терәге булган Зәмзәмия дустын дәшеп:
-    Мин ышанам, кызым бер  үзгәрер һәм кайчан да булса хатасын аңлар, тик мин инде якты дөньяда булмам. Зинһар, син аңа акыллы киңәшләреңне кызганма, кире какма аны,- дип ялварды.
Үлем түшәгенә егылгач кына Фәния әнисе  янына килә башлады. Соңгы көннәрендә күзенә карап яткан әнисе янында бәргәләнде. Тик аның белән сөйләшергә теләсә дә, аралаша алмады. Җан биргән көннәрендә Фәния әнисе янында куна калды.  Хәле беткән Нурия җаны чыга алмыйча ике көн җәфаланды. Аллаһы юлында булган Нуриянең соңгы сулышында,иман калимәсен әйтеп, к җан бирүе әле дә Фәниянең күз алдында.Шунда гына ул үлемнең никадәр куркыныч икәнен һәм әҗәлнең  адәм баласын сагалавын  аңлады.
 Мәңгелекке күзләрен йомганнарнны кайтарып булмый.Якыннарыбыз исән чакта бу хакта аз уйланабыз, дөнья куып хафаланабыз, дигән уйлар бимазалый аны, күңеленә тынычлык тапмый.  Ялгышуын бик соңлап аңлаган,  Фәниянең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды. Әнисе үлеменнән соң аның якын дусты Зәмзәмия апасы белән дә аралары якынайды. Аңа һәркөн шалтыратып хәлен белешә, һәр атна кич  әнисенә рухына дога кылырга дип сәдака бирә. Фәния үзе  дә әкренләп догалар укый башлады. Бүген  ул әнисе хөрмәтенә шундый матур  һәм мул табын корды.
 Тик якты дөньяга тудырган, сине кеше итү өчен бөтен көчен куйган кеше алдында үзеңне гаепле итеп сизүдән дә кыен нәрсә бармы икән?  Ана хакын хакламаган Фәниянең газаплары күпмегә сузылыр? 
-Кичер мине кичер мине,  -дип көн дә тели, ялвара
Ул чакта әнисен нигә  ишетмәде? Нигә ул аңа ярдәм итмәде? Соңгы көннәрендә газапларын җиңеләйтмәде? Азмы бу дөньяда кыерсытылган ата-аналар? Алар исән чакта кадерлик хөрмәтлик әти-әниләребезне. Соңга калмыйк!

Фото:http://Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X