13 октябрь 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар ГТО нормативлары тапшырачак
20 октябрьдә 1нче спорт мәктәбендә ГТО нормативларын тапшыру булачак, анда мәктәп укучылары һәм халык катнаша.
-
Тормыштан - Балаларына рәнҗемәскә тырышты ул
Киң һәм якты залдагы өстәлдә ризыклар сыгылып торды. Хуҗабикә кунакларга табынны мулдан көйләде. Акчасын да, вакытын да кызганмады. Ризыкларның да ниндиләре юк: ул салатлар гына ничә төрле, ул яшелчәләр, ул йөзем-җимешләр. Автор - Зилә Мөдәррисова.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан төшү ихтималын хәбәр итә
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 октябрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, бүгенге кебек үк, урыны белән томан төшүе мөмкин. Бу хакта, республика синоптикларына сылтама белән “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Уңыш китерүче биш файдалы киңәш
1. Бәхетнең акча белән үлчәнмәгәнен онытмагыз. Уңышсыз кешеләр генә тормыш матурлыгын күреп яшәү урынына һәрвакыт кесә янчыкларын калынайту хакында уйлый.
-
Кирлегәчлеләрне “челтәрдә” очраштыра, күрештерә
Кирлегәчтә яшәүче Әлфия апа Галимова бернинди курсларга да йөрмичә, үзлектән компьютерны өйрәнеп, белеп бетергән, хәзер, кем әйтмешли, синнән дә, миннән дә яхшырак белә, “ВКонтакте”ны аркылы-буйга гизә. Автор - Розалия Мостафина
-
Лениногорскиның бер йортына кырмыска һөҗүм иткән
"Халык контроле" порталына Лениногорскиның Ленинградская урамы 10 А йортындагы фатирларда кырмыскалар азуы турында хәбәр бар.
-
Лениногорскилылар өчләтә зыян салганнар
Нефть җиһазларын урлап, предприятиегә 360 меңлек зыян салган ирләргә карата җинаять эше кузгатылды.
-
Яңа Шөгердә суны пычратучы матдәләрнең тиешле нормадан 100 тапкырга артыграк булуы ачыкланган
Яңа Шөгердә чистарту корылмаларыннан агызылучы суны пычратучы матдәләрнең тиешле нормадан 100 тапкыр артыграк булуын ачыклаганнар.
-
Лениногорск укучылары бөек шәхес белән танышты
10-12 октябрь көннәрендә Юрий Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәбенең 4Б, 4В, 4Г, 5В сыйныф укучылары өчен «Рус сүзенең бөек шәхесе» слайд-презентация үткәрделәр.