Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркиядәге туйда бомба шартлатуны үсмер бала башкарган

Төркиянең Газиантеп шәһәрендә туйда шартлатуны башкарган торрорчы-үз-үзен үтерүче - 12-14 яшьлек яшүсмер бала, дип хәбәр итә ВВС Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренә сылтама белән. Президент хәбәр иткәнчә, кичә кич булган шартлау нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак, 69 кеше зыян күргән, шуларның 17се каты яраланган. Терактны оештыручылар, мөгаен, "Ислам дәүләте" (Россиядә...

Төркиянең Газиантеп шәһәрендә туйда шартлатуны башкарган торрорчы-үз-үзен үтерүче - 12-14 яшьлек яшүсмер бала, дип хәбәр итә ВВС Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренә сылтама белән.

Президент хәбәр иткәнчә, кичә кич булган шартлау нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак, 69 кеше зыян күргән, шуларның 17се каты яраланган.

Терактны оештыручылар, мөгаен, "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган) террорчылык төркемедер, дип фаразлаган Эрдоган.

Ул мондый терактларның максаты дип Төркиядә яшәүче төрле милләттәге һәм диндәге халыклар арасында дошманлык тудыруны атаган.

Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары билгеләвенчә, Газиантеп шәһәрендә яшәүчеләрнең күпчелеген көрдләр тәшкил итә, алар арасында оппозицион активистлар, Сириядән качаклар һәм, мөгаен, "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган) җиһадчылары шактый.

Газиантеп шәһәре Сирия белән чиктән 64 чакрым ераклыкта урнашкан.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев