Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тутырылган бәрәңге рецепты

Кирәк булачак: 12 бәрәңгегә - 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз, сыр, укроп-петрушка. Пешерү тәртибе: Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер. Бәрәңгене...

Кирәк булачак: 12 бәрәңгегә - 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз, сыр, укроп-петрушка.

Пешерү тәртибе: Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.

Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибез дә салкын суга салып алабыз. Өстен кисеп, эченнән яртысын чокып чыгарабыз. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутырабыз, кисеп алган түбә белән каплыйбыз да тирән эчле табага тутырабыз.

Бәрәңге өстенә үсемлек мае, шулпа салып, 30 минут чамасы пешереп алабыз. Бәрәңгене духовкада да пешерергә мөмкин. Аннан тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны сибеп, укроп,петрушка да өстәп табынга бирәбез.

Бәрәңгене итле эчлек белән дә пешереп була, шулай ук өстенә сыр да уарга мөмкин.

http://tatar-today.ru/2016/07/8715/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев