Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Нәүрүз бәйрәмен карарга авылыбызның яше-карты җыелды бүген авыл мәдәният йортына, дип хәбәр иттеләр. Балалар Нәүрүз бәйрәмен котлап, матур-матур теләкләрне шигырьләр аша тамашачыларга җиткерде. Инде онытылып бара торган борынгы уеннарны сәхнәләштереп күрсәттеләр,биеделәр,җырладылар. Яз турында сынамышлар, табышмаклар әйтештеләр. "Учакта" ботка "пешереп" кунакларны сыйладылар, үзләре дә авыз иттеләр. Тамашачылар да бәйрәмгә буш кул...

Нәүрүз бәйрәмен карарга авылыбызның яше-карты җыелды бүген авыл мәдәният йортына, дип хәбәр иттеләр.
Балалар Нәүрүз бәйрәмен котлап, матур-матур теләкләрне шигырьләр аша тамашачыларга җиткерде. Инде онытылып бара торган борынгы уеннарны сәхнәләштереп күрсәттеләр,биеделәр,җырладылар. Яз турында сынамышлар, табышмаклар әйтештеләр. "Учакта" ботка "пешереп" кунакларны сыйладылар, үзләре дә авыз иттеләр. Тамашачылар да бәйрәмгә буш кул белән килмәде, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар Нәүрүз коймагы белән сыйланды, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтелэр. Бәйрәмнең ахырында авылыбызның остабикәсе Рәшидә апа барыбызны да шушы күркәм яз бәйрәме белән котлады, бәйрәмне оештыручыларга һәм бәйрәмдә чыгыш ясаган авылыбызның үзешчәннәренә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев