Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урманда адашкан хатын-кыз бер айдан соң табылган

Бер ай элек Чиләбе өлкәсенең Верхний Уфалей шәһәре янындагы урманда адашкан хатын-кыз ай буе аучылар йортында яшәгән. Анда азык-төлек запасы һәм җылы киемнәр булган, дип хәбәр итә ТАСС, өлкә Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. "Бер ай элек Уфалей урманнарында адашкан 1987 елда туган хатын-кыз 13 июль...

Бер ай элек Чиләбе өлкәсенең Верхний Уфалей шәһәре янындагы урманда адашкан хатын-кыз ай буе аучылар йортында яшәгән.


Анда азык-төлек запасы һәм җылы киемнәр булган, дип хәбәр итә ТАСС, өлкә Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"Бер ай элек Уфалей урманнарында адашкан 1987 елда туган хатын-кыз 13 июль көнне табылды. Ул исән-сау. Аңа исән калырга аучылар йорты булышкан", - дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, бер ай элек хатын-кыз танышлары белән бергә урманга ял итәргә киткән. Әмма соңыннан җәяү генә өенә кайтырга булган. "Урманнан чыгарга омтылышлары нәтиҗә бирмәгән. Әмма ул аучылар йортына тап булган һәм ул үзен тапканчы шунда калырга карар иткән", - дип сөйләгәннәр полициядә. Йортта аучылар калдырган ярмалар һәм макарон, җылы киемнәр һәм юрганнар булган.

13 июль көнне хатын-кыз тагын бер тапкыр урманнан чыгарга омтылган. "Юлда ул бер автомобиль һәм җиләк җыючы ир белән хатынны күргән. Алар аңа урманнан чыгарга һәм полиция бүлегенә шалтыратырга булышкан. Хәзер хатын-кызның хәле әйбәт", - дигәннәр полициядә.

http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев