Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган тәүлектә Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы теркәлмәде

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ның яңа 50 очрагы ачыкланган.

Шуларның  19 ы хастаханәдә, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге аралыкта, алар 17 кеше. Шулай ук  50 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булган уникешәр кешедә әлеге авыру ачыкланган.

Авыручыларның күбесе Казанда — алар 23 кеше. Шулай ук Чаллыда 18 кеше, Түбән Камада өч очрак ачыкланган, Әгерҗе,Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Буа, Минзәлә районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында Covid-19 авыруының 3244 очрагы ачыкланган. Аларның күбесе инде терелгән, шул исәптән 74 кеше — узган тәүлектә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев