Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елга иң яхшы бизәлгән муниципаль берәмлекләр 11 миллион сум акча белән бүләкләнәчәк

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза.

 

Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде Анатолий Фомин.

 

https://tatar-inform.tatar


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев