Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Гөлия Саттаровадан шигырь: Кайтып киләм туган ягыма

Туган якка багышланган шигырь тәкъдим итәбез. Аны якташыбыз Гөлия Саттарова иҗат иткән.

Туган ягым, кабат сиңа кайтам,
Кабат сиңа кайтам сагынып.
Күңелем тулып елыйм каршы чыккан
Зифа каеннарга сарылып.


Хәтфә таулар сәлам бирә миңа
Күзен кыса хәтта елга да.
Бала чакта чыкмый ята идек
Жәй буенча шушы елгадан.


Җиләкләрен җыеп бетергесез,
Юмарт гүзәл алан исәнме!? 
Хуш исләрен бөркеп чәчәк кыры,
Чуалттың бит әле хисләрне!


Каршы ала басу- тугайларың, 
Сукмагымны түши үзәнлек.
Сандугачлар моңлы итеп сайрый
Җыры күнеңлләрне өзәрлек.


Еракларда чакта сине сагынып,
Туган ягым, сина табынам.
Хыялымда туган як җылысын
Иңнәремә алып ябынам.


Туган ягым, кабат сиңа кайтам, 
Кабат сиңа кайтам сагынып.
Күңелем тулып елыйм каршы чыккан
Зифа каеннарга сарылып.

                            Гөлия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X