Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Индус Таһировка "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде

Якташыбыз Индус Таһировка "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелүе билгеле булды. Ул моңа Татарстанның милли-дәүләт төзелеше өлкәсенә куйган хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булган. Ул - Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе...

Якташыбыз Индус Таһировка "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелүе билгеле булды. Ул моңа Татарстанның милли-дәүләт төзелеше өлкәсенә куйган хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булган.
Ул - Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002). 1995-2009 елларда Татарстан парламенты депутаты.
"Мактаулы гражданин" дип язылган тасма, таныклык һәм грамоталар тантаналы төстә 30 августта тапшырылачак.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев