Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар. Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. 21 майда...

Ялларга һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар.

Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак.

21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә һәм урыны белән боз яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен үзгәртә һәм төньяк-көнбатыштан исә башлап, кыска вакытка шактый көчәя - тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Һава температурасы төнлә - +10..+15, көндез +16..+21,урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.

22 майда яшенле яңгырлар, көчле җил кабатлана. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә: төнлә - +3..+8, көндез +9..+14 градус кына җылы.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев