Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

19 — 25 ноябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)лар ниһаять, сәламәтлек белән бәйле проблемаларга нокта куяр. Савыгып, үзегезне яңадан туган кебек хис итәрсез. Хәзер куркымыйча эшкә тотына аласыз. Тик алай да сәламәтлеккә игътибарны киметмәгез. Эшкә бирелеп китеп якыннарыгыз белән аралашырга да онытуыгыз ихтимал. Ялларда булса да хәлләрен белешеп, күрешеп торыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны бу атнада акча чыгымы көтә. Тик күңелегезне төшермәгез, бар да вакытлыча. Яңадан капитал тупларсыз. Иң авыр көн - чәршәмбе. Бу көнне якыннарыгыз белән эләгешмәскә тырышыгыз. Югыйсә бер сүз аркасында туганлык җепләре гомерлеккә өзелергә мөмкин. Балаларыгыз уңышлары белән куандырыр.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр үзләрен кулга алып, ышанычлы адымнар белән алга бара. Акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Сүзегезне һәрвакыт үлчәп сөйләгез, мөһим карарлар кабул иткәндә сак һәм игътибарлы булыгыз.  Эштә өстәмә вазифа йөкләсәләр, ризалашырга ашыкмагыз. Өстәмә түләү булмаса нигә бер юкка көч сарыф итәргә?


КЫСЛА (22.06-22.07)ларга оештыручанлык сәләтен күрсәтергә вакыт җитте. Әгәр үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, югарыга үрмәли алсагыз – карьера да, премия дә гарантияләнә. Бу атнада финанс белән кыенлыклар булмас дип өметләндерә йолдызлар фаразы. Курыкмыйча, акчаны кысмый гына зур әйберләр сатып ала аласыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны төрле социаль өлкәдәге кешеләр белән очрашу көтә. Әлеге очрашуларның уңыш яки күңелсезлеккә китерүе дә мөмкин. Негатив кичереш уятканнарын тормышыгыздан сызып ташлау яхшырак булыр. Атна уртасында арыганлык хисе тоярсыз. Физик көч куюны туктатып торыгыз, витаминнар кабул итәргә онытмагыз. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга йолдызлар баш әйләндерерлек роман вәгъдә итә. Моның вакытлыча булуын онытмагыз. Мондый хисләр җитди мөнәсәбәтләргә илтмәс. Иң яхшысы – атнаны үз-үзегезне камилләштерүгә, белем күтәрүгә багышлау. Шулай ук атна бәби алып кайтырга теләүчеләр өчен әйбәт. Спорт белән шөгыльләнү файдага булачак.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә проблемаларын беркемгә дә, хәтта иң якын кешеләргә дә сөйләмәскә киңәш ителә. Дустыгызның да дусты булуы бар. Булышмаслар да, әмма тагын да күбрәк проблема өстәргә сорап тормаслар. Шәхси тормышта тынлык. Бәлки насыйп ярны эзләргә кирәкмидер. Якын тирәгә күз салу нәтиҗә бирмәсме? Уйлап карагыз әле.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның кәефе гел уйнап тора. Якыннарыгыз сездән ни көтәргә дә белми. Хис-тойгыларны, эмоцияләрне йөгәнли алмыйсыз икән кеше җибәрмәгез. Иң яхшы адым – берьялгызы калып уйлану. Бәлки берәр хобби табу холкыгызны үзгәретергә ярдәм итәр. Иҗади эш начар уйлардан арынырга булышмый калмас.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның йорттагы талаш-ызгыштан сәламәтлеге какшарга мөмкин. Шуңа күрә конфликтка кермәскә тырышыгыз. Кергәнсез икән юл куеп, тизрәк уңай якка хәл итәргә тырышыгыз. Якын киләчәккә план кормагыз, барыбер уңышсызлыкка очрарсыз. Әлегә уңыш сезнең яклы түгел. Эшне читкә куеп, ял итү күпкә отышлырак.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр нинди эшкә алынса да вакытында җиренә җиткереп башкарып чыгар. Шуңа күрә бер дә курыкмыйча мөһим җитди проектларга тотына аласыз. Акчаны әлегә сарыф итми торыгыз. Иң әйбәте – банкка салу. Эштә сезнең хакта гайбәт «чәчәрләр». Гаиләгез сезнең игътибарга һәм кайгыртучанлыкка мохтаҗ.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга күп белергә теләү комачау итмәс. Бар яңалыктан хәбәрдар буласыгыз, заманадан артка каласыгыз килмәсә һәр нәрсә белән кызыксыныгыз. Өйдә дә, эштә дә физик көч куярга туры килмәгәе. Вакыт җитмәвеннән интегерсез. Кайбер мөһим булмаган очрашуларны кичектереп торыгыз. 


БАЛЫК (19.02-20.03)лар берьялгызы гына калыпга теләр. Уй-фикерләрне тәртипкә китерү, тормыш турында фәлсәфә сату файдага булыр. Эштә якын арада көтелмәгән уңыш елмаерга мөмкин. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Гәрчә җитәкчегездән рәхмәт һәм мактау сүзе ишетмәсәгез дә. Тырышлыгыгызны соңрак бәяләрләр.


Магнитлы көннәр 
 25 ноябрь 8.00-14.00

фото: Пиксабай.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X