Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызнамә

17-23 декабрь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада бик күп эшләр эшләргә туры киләчәк. Өйдә тынычлык, бер-береңнең кадерен белеп яшисе генә. Эштә күптәнге планнарны чынга ашыру өчен яхшы вакыт.  Яллар тыныч үтәр. Үз гамәлләрегездә партнерыгызның да фикерләрен исәпкә алырга тырышыгыз. 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга тормышында иң мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Үзара мөнәсәбәтләр кискенләшмәсен өчен нык тырышырга туры килә. Ялгыш адым ясау бик тиз, сабыр итә белегез. Бу атнада сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булырга тырышыгыз.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бер-береңне аңлап яшәгәндә генә тормыш матур. Моның өчен холкыгызны үзгәртергә, башкаларны тыңларга өйрәнергә кирәк.  Кырыегыздагы кешеләргә игътибарлырак булыгыз. Шушы көннәрдә ерак сәфәрләргә чыкмавыгыз хәерлерәк.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның мәхәббәт турында уйларга вакыты юк. Эштә буйсынучы роленә канәгатьләнергә туры киләчәк. Күпкә өметләнеп, булганыннан колак какмагыз. Бернинди дә җаваплы карарлар кабул итәмәгез, бигрәк тә алар фатир мәсьәләләре белән бәйле булса.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, шәхси тормышыгыз беренче урында, калганнары көтеп торса да ярый. Иҗат белән шөгыльләнүчеләргә үз мөмкинлекләрен күрсәтү җиңелрәк булыр. Йолдызлар үзегезгә иң мөһим булган кешеләр белән аралашырга киңәш итә. Шулай ук, сәламәтлегегез турында да онытмагыз, спорт белән шөгыльләнегез. 

КЫЗ (23.08-22.09)лар өчен хисләр сынала торган чак. Атна шәхси тормышыгыз өчен бик уңышлы. Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ, сөендерергә тырышыгыз. Балаларыгыз бар икән, аларга бәйрәм атнасын оештырыгыз: әйтик, циркка бергә яки яңа ел тамашасына барыгыз. Җитди карарлар кабул итүне киләсе атнага калдырыгыз. 
 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр командировкага чыгучылар күңеленә якын кешене очратыр. Атна күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен әйбәт. Торакны яхшырту мөмкинлеге чыгар, фатирда тәртип урнаштыру белән шөгыльләнергә була. Ата-аналар, өлкән туганнар турында онытмагыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар Яңа елга әзерлек чараларын күрергә вакыт. Кунаклар исемлеген төзегез, бүләкләр сатып алыгыз. Ел азагы булгач, эштә тыгыз чак. Командировкалар, очрашулар уңышлы узар. Дуслар һәм танышлар белән активрак аралашыгыз, концертка яки башка бәйрәм чараларына чакырудан баш тартмагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар, нинди генә эшкә керешсәгез дә,уңышлы итеп башкарып чыгарсыз. Ялгызларын парын табарга мөмкин. Кешеләрдән читләшмәгез, күбрәк аралашыгыз. Уңышка ирешү турыдан-туры сезнең активлыктан тора.   

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, мөнәсәбәтләрне ачыклар чак түгел. Бер-береңне гафу итә белү яшәргә ярдәм итә, шуны онытмагыз. Ел азагы булса да, алда яңа проектлар көтелә. 

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәйрәм оештыру өчен яхшы атна. Дуслар белән очрашу кәефне күтәрә. Башлаган эшләрегезне ел азагына кадәр тәмамларга тырышыгыз. Нинди генә эшкә алынсагыз да, куркып калмагыз, ахыры хәерле булачак.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, үзегезнекен бирмәгез, кешенекенә кызыкмагыз. Киләсе атна көндәшлек, көрәш рухында үтәчәк. Атна азагында азрак ял итү мөмкинлеге булачак.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев