Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөткерү йөрәк белән бәйле була аламы

Әйе. Йөткерү йөрәк астмасы патологиясе билгеләренең берсе булырга мөмкин.

Әлеге авыру, кайвакытта сул як йөрәк алды кан басымы күтәрелеп буылу дәрәҗәсенә китерерлек сулыш кысылу өянәкләре белән характерлана. Күп очракта тын кысылу төрле көчлелектәге коры йөткерү белән берьюлы була.
Йөткерү кардиаль астма һәм йөрәк-үпкә эшчәнлегендә җитешсезлекләр булганда да барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта тын кысылу бик ачык формада күзәтелә. Мондый диагнозлы пациент ярымутыру (ортопноэ) торышына күчерелә. Һәм шундый патология үсеш алган икән, кешене стационарга юллыйлар, анда ул интенсив терапия палатасында дәвалау уза. Хастаханәгә озату өчен махсус кардиология бригадасын чакыртырга кирәк. Чөнки, андый халәттә йөрәк туктау куркынычы зур.
Йөрәктәге җитешсезлекләр үсешенең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Шул халәттәге авыруда  чырай аклыгы яки ирен һәм биттә зәңгәрлек (цианоз) күзәтелә. Салкын тию өянәкләреннән аермалы буларак, ул хроник рәвештә һәм йөрәктә авырту белән бергә булырга мөмкин.

 

Фото:https://pixabay.com

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев