Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган авариядә катнашкан “БМВ” йөртүчесе “права”сыз йөргән

ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган авариядә катнашкан “БМВ” йөртүчесе “права”сыз йөргән

27 апрельгә каршы төндә, Восстания һәм Декабристлар урамнары чатында юл һәлакате ясаган “БМВ” йөртүчесе Артур Садретдиновның машина йөртү таныклыгы булмаган. Бу хакта бүген әлеге хәлгә багышланган брифингта журналистларга Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов әйтте.

“БМВ” йөртүчесе – Казан егете Артур Садретдинов. Вакытлыча эшсез. Аның берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле. 2015 елда ул авария урыныннан качып китү сәбәпле, “права”сыз калган була. 2016 елда машина йөртү таныклыксыз рульгә утырган һәм светофорның кызыл төсендә хәрәкәт иткән өчен җаваплылыкка тартыла. Бүгенге көнгә кадәр ул “права”сын кабат алу өчен имтихан тапшырмаган һәм “права”сыз йөргән.

Моннан тыш, Садретдинов 2015 елда законсыз наркотик матдәләр сатып алган өчен административ җаваплылыкка тартыла. 2016 елның августында 228 маддә буенча, “Законсыз наркотик матдәләр әйләнеше өчен” 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 1 ел да 3 айны законлы рәвештә төрмәдә була, аннары вакытыннан алда азат ителә. Бүгенге көндә ул шартлыча хөкем ителгән”, – диде Габдрахманов.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/28/163003/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев