Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЗӘй-Каратайдан Фатыйма Рахматуллинага - 90 яшь

Зәй-Каратайда яшәүче Фатыйма Рахматуллинаның урыны түрдә. Олы яшьтә дә бүгенге ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, балаларына, оныкларына хәерле көннәр, сәламәтлек теләп догасын кылып яши.


Бүген Фатыйма әби янәшәсендә дүрт баласы (бишәү булганнар, кызганыч, берсе мәрхүм), ун оныгы, ун оныкчыгы. Ул Зәй-Каратай авылында 1932 елда алты балалы гаиләдә туа. Дүрт бала исән-сау үскәннәр. Әтисе – Тәкытдин сәламәтлеге буенча сугышка бара алмаган.

“10 яшемдә колхозда эшли башладым. Борчак басуында көлтәләр бәйләп йөргәнне хәтерлим”, - ди Фатыйма әби. Ул шулай ук Зәй-Каратайның яшелчә бакчасында, аннан мәктәп котельныенда эшли, тырышып хезмәт итә. 1956 елда Зәй-Каратай егете белән тормыш корып җибәрәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ире озак еллар шофер булып эшләп йөргән. Бергә яшәүләренә 60 ел туларга 2 ай кала, кызганыч, мәрхүм була.

Бүгенге көндә әби кызы Әлфия тәрбиясендә яши. Биш тапкыр намазын калдырмый, һәркемгә изге теләкләр теләп, дога кылып тора.

Фатыйма Рахматуллинаның 90 яшенә өй эче кунаклар белән тулды, балалар, оныклар барысы да котларга кайткан, килгән. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев