Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлауда үз тавышын бирде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген иртән Казан шәһәре Вахитов районындагы 96 нчы гимназиядә урнашкан сайлау участогына хәләл җефете белән участок ачылуга ук килде, дип хәбәр итә ТР ҮСК. Коллегасы - участок сайлау комиссиясе рәисеннән сайлауларга әзерлек барышының ничек үтүе белән кызыксынып, ул сайлау өчен бюллетеньнәр алды һәм...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүген иртән Казан шәһәре Вахитов районындагы 96 нчы гимназиядә урнашкан сайлау участогына хәләл җефете белән участок ачылуга ук килде, дип хәбәр итә ТР ҮСК.


Коллегасы - участок сайлау комиссиясе рәисеннән сайлауларга әзерлек барышының ничек үтүе белән кызыксынып, ул сайлау өчен бюллетеньнәр алды һәм үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Республика ҮСК башлыгы бүген бөтен ил буйлап үтүче Россия Федераль Җыены түбән палатасына депутатлар сайлауның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Минем уйлавымча, сайлау процессы тигез, тыныч һәм оешканлак белән үтәр. Сайлауларга барыргамы-бармаскамы дип уйланып торучыларга, бу безнең гражданлык бурычыбыз, дип исләренә төшерәсем килә. Һәр сайлаучы үзенең конституцион хокукын кулланырга тиеш», - дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдергәнчә, республикада иртәнге сәгать 8дә барлык 2812 участок та ачылган. Татарстан территориясендә тавыш бирү федераль закон нигезендә 20 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126286/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев